Газ хезмәтендә эшләүчеләрнең балалары өчен Яңа ел чыршысы

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Бүген, 26 декабрьдә, район мәдәният йортында газ хезмәтендә эшләүчеләрнең балалары өчен Яңа ел чыршысы узды.

Район мәдәният йорты артистлары Яңа ел тамашасын күрсәттеләр, анда балалар үзләре дә конкурсларда, уеннарда катнаша алдылар.

Балаларны әкият персонажлары белән күңел ачты.

Әлбәттә, балаларны котларга Кыш бабай һәм Кар кызы килгән иде. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, ә Кыш бабай барысын да тәм-томнар белән сыйлады.

Чара ахырында һәр бала татлы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International