Күп еллар дәвамында мемориаль үзәк хезмәткәрләре районыбызның тарихи-мәдәни мирасын туплау һәм саклау буенча җентекле эш алып баралар. 2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә мемориаль үзәк "Музейга экспонат бүләк ит" акциясен игълан итә. Экспонатлар сыйфатында Чирмешән мәктәбенең иске фотолары, документлар, аттестатлар, таныклыклар булырга мөмкин. Музей аларны бүләккә шатланып кабул итәчәк. Музей предметлары булгач, бу экспонатлар яңа тормыш алачак, күргәзмәләрдә һәм музей экспозициясендә тәкъдим ителәчәк.