Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Үзәк балалар китапханәсе китап укучылар өчен «Мэдэни Салават күпере» диеп аталган халык уеннары уздырды. Китапханәчеләр балаларга нинди күпмилләтле республикада яшәвебез, дуслык һәм үзара аңлашу, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт - республикада тынычлыкны саклауга ярдәм итүче барлык нәрсәләр турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар табышмакларны чиштеләр, төрле милләт уеннарын өйрәнделәр.