ТР Дәүләт Советы депутатлары А.А. Тарханова һәм Л. Н. Рыбакова "Киләчәккә юл - мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәбендә күчмә чаралар программасы узды. Концерт залында Казан консерваториясе студентларын һәм 18 нче музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Шулай ук музыкаль дисциплиналар укытучылары өчен балаларны укыту методикасы буенча мастер-класслар, балалар һәм аларның ата-аналары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча тренинглар узды.