18 мартта Казан шәһәрендә РФ Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институтының югары сәнгать мәктәбе факультеты, этнохудожество иҗаты һәм музыкаль белем бирү кафедрасы тарафыннан оештырылган "Этномириада" Халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты конкурс-фестивале узды.
Фестивальдә Чирмешән муниципаль районы коллективлары: «Умырзая» халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Шакирова Рәхилә Гариф кызы), «Хыял» халык фольклор коллективы (җитәкчеләре Галиев Марат Абүнәгим улы, Баһаутдинова Алия Марат кызы) катнашты.
«Умырзая» ансамбле ике номинациядә диплом иясе: «Халык фольклор биюе» номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат һәм «Фольклор ансамбльләре» номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат булды.
"Хыял" халык фольклор коллективы, фольклор ансамбльләре номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат булды.
Катнашучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади җиңүләр телибез!