"Из дома с любовью" хәйрия концерты

2023 елның 25 марты, шимбә

23 мартта район мәдәният йортында «Из дома с любовью» хәйрия концерты узды. Концертта Чирмешән муниципаль районының талантлы балалары катнашты.

Барлык акчалар районыбызның мобилизацияләнгән егетләренә ярдәмгә юнәлтеләчәк.

Үзләренең рухи җырлары, якты иҗади номерлары, хореографик композицияләре аша балалар безнең хәрби хезмәткәрләргә, мобилизацияләнгәннәргә, волонтерларга ярдәм күрсәттеләр. Якташларыбызга ярдәм итү өчен оештырылган хәйрия концерты беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International