Безнең атаклы якташыбыз Минсәгыйт Закир улы Шакировның туганнары китапханәләргә аның рус теленә тәрҗемә ителгән "Безнең заман"дигән китабын бүләк иттеләр.
Китап яхшы сыйфатта басылган, бик эчтәлекле, анда төрле вакытлар һәм вакыйгаларның кызыклы фотолары бар.
Күп кенә чирмешәнлеләр бу китапны укырга, фотоларны карарга, район тарихына кагылырга хыяллана. Чирмешән районы укучылары һәм китапханә хезмәткәрләре өчен бәяләп бетергесез шундый кыйммәтле бүләк өчен РАФАЭЛЬ МИНСӘГЫЙТ улы ШАКИРОВКА рәхмәт белдерәбез!