Үзәк балалар китапханәсендә Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укучылары өчен “Тәмәке тартучы - үзенә үзе кабер казучы” ​ әңгәмәсен үткәрделәр

2023 елның 8 апреле, шимбә

Үзәк балалар китапханәсендә Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укучылары өчен “Тәмәке тартучы - үзенә үзе кабер казучы” ​ әңгәмәсен үткәрделәр.Әңгәмә барышында яшүсмерләр тәмәке тарту белән бәйле проблемалар буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру максатыннан ​ тәмәке куллануның мөһим проблемаларына кагылдылар. Балалар, сигаретның кеше сәламәтлегенә нинди зыян салуын ачыкладылар, тормыштан булган ​ хәлләрне искә төшерделәр. Алар алдында сайлау барлыкка килергә мөмкин: үз тормышларын сәламәт һәм бәхетле итеп дәвам итәргә яки яшьлегендә аны һәлак итәргә. ​ Кадетлар​ «Файдалы-зарарлы» уенында «Тәмәке тарту-исәнлегеңә зыян салу» викторинасында катнаштылар. Балалар игътибарына "Тәмәкегә – юк дип әйтик!" ​ китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International