Чуваш милли мәдәнияте атналыгы.
13 апрельдә Әккәрәй авыл мәдәният йортында «Борынгыдан хәзерге заманга кадәр» милли костюм көне узды һәм чуаш мәдәнияте атналыгы тантаналы рәвештә ябылды.
Кунакларны җырлар белән каршы алалар һәм өй квасы белән сыйлыйлар.
Мәдәният йорты фойесында кунакларга уен чарасы тәкъдим ителде, анда өлкәннәр һәм балалар катнашты.
Аннан соң чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.
Концерт вокаль ансамбльләр, бию коллективлары һәм солистлар чыгышлары белән үрелеп барды.
Бәйрәм концерты тамашачыларга искиткеч кәеф һәм онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.