18 апрельдә мемориаль үзәктә "Эрзя. Тарих һәм фольклор" исемле тарихи конференция узды. Чарада Мордова Афонькәсе, Иске Котыш авыллары халкы, мәктәп укучылары актив катнашты. Чарада катнашучыларны эрзя тарихы белән таныштырдылар. Чирмешәннең 2 нче урта мәктәбе укучылары мордва телендә җыр башкардылар.