20 апрельдә район мәдәният йортында рус милли мәдәнияте атналыгы ачылды.
Йолалар залында сәнгать күргәзмәсе оештырылды. Агачтан эшләнмәләр, чукмарлап чигелгән, ыргак белән бәйләнгән әйберләр тәкъдим ителде. Бәйрәмдә катнашучылар мастер-классларда катнаша алдылар.
Теләге булган һәркем җирле осталарның эшләрен бәяли алган.
Бәйрәм чарасы концерт белән дәвам итте.