Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме алдыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр мемориаль үзәктә булдылар.
Экскурсиядә катнашучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, Чирмешән солдатларының, бабаларының батырлыгы турында сөйләделәр. Экспонатларны күрсәттеләр, алар арасында каскалар, гранаталар, фляжкалар, шинельләр, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре бар иде.