Без барыбыз да Габдулла Тукайны яратабыз һәм беләбез. Балачактан ук аның әкиятләре, тормышы юлы белән таныш. Габдулла Тукай әкиятләрен татарлар гына түгел, руслар һәм башка милләт халыклары да ярата.
Бүген, 26 апрельдә, район мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган чара узды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларга Габдулла Тукай әкиятләре буенча театральләштерелгән концерт тәкъдим иттеләр. Анда төп персонажлар булып Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык ,әби һәм бабай чыгыш ясады.
Бәйрәм концертын Чирмешән лицее, 1 нче Чирмешән урта мәктәбе, 2 нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары, Лашман, Ульяновка урта мәктәбе укучылары җырлар, шигырьләр һәм биюләр белән бизәделәр.
Чара татар халкының гимны булган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.