Рус милли мәдәнияте атналыгы.
26 апрельдә Иске Элмәле авыл мәдәният йортында рус милли уеннары бәйрәме узды, һәм шул ук кичне рус милли мәдәнияте атналыгы тантаналы рәвештә ябылды.
Рус халкы борынгыдан ук уникаль һәм бик кызыклы мәдәният белән генә түгел, ә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә мавыктыргыч уеннар белән дә дан тоткан. Рус халык уеннарының меңьеллык тарихы бар: алар безнең көннәргә кадәр сакланып калган, буыннан-буынга тапшырылган, үз эченә иң яхшы милли традицияләрне алган.
Тамашачыларны вокал, бию коллективлары, үзешчән сәнгать солистлары чыгышлары сөендерде.
Казанка, Күтәмә, Түбән Кармалка, Шешминка, Иске Элмәле авыл мәдәният йортларының иҗади коллективлары Чирмешән муниципаль районы Рус милли җәмгыятенең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнде.
Шулай ук Светлогорск, Андреевка һәм Югары Кармалка авыл клублары һәм Иске Элмәле мәдәният йортының «Образ» хореография коллективы билгеләп үтелде.