Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Айнур Галләмов составындагы "Фронт бригадасы" Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһаншинны котлау өчен Югары Чегодайга барды.
Котлау гадәти булмаган, тантаналы һәм аеруча җылылык белән узды. Җиңү көнендә иҗат коллективы, бизәкле машинада, ветеран йортына килде.
Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады, һәм, әлбәттә, хәрби җырлар башкардылар.
Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр белән чыгыш ясадылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.