Шул ук көнне, 9 Майда, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Айнур Галләмов составындагы «Фронт бригадасы» картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрне Җиңү көне белән котладылар.
Артистлар анда яшәүчеләрне патриотик җырлар белән сөендерделәр.
Котлаулар, рәхмәт сүзләре яңгырады.
Шулай ук Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур котлау сүзе белән чыгыш ясады һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм рух күтәренкелеге теләделәр.