21 майда ярминкә мәйданчыгында Чирмешән лицее укучылары, ата-аналары һәм педагоглары тарафыннан оештырылган "Язгы игелек ярминкәсе" узды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә актив катнашты. Артистлар үз репертуарыннан иң яхшы җырларны башкардылар, шуның белән бәйрәм кәефе тудырдылар.
Хәйрия ярминкәсендә тозлы ризыклар, бал, варенье, үсентеләр, йомшак уенчыклар, бижутерия һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителгән.
Ярминкәсендә "Яхшылык өстәле" оештырылды. Сатып алучылар алган товарны шунда калдыра алганнар.
Сатудан кергән барлык акчалар Чирмешән сугышчыларына ярдәмгә юнәлтеләчәк.