28 майда Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» Бөтенроссия халык рус бәйрәмендә Иске Элмәле авыл мәдәният йортының «Ивушки» халык вокаль ансамбле, Иске Котыш авылының «Черемушка», Казанка авыл мәдәният йортының «Деревенька», Түбән Кармалка мәдәният йортының «Забавушка» һәм район мәдәният йортының «Самант» вокаль ансамбльләре катнашты. Район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Альмир Жораевны бәйрәмгә Татарстан Республикасы иҗат коллективлары чыгыш ясаган сәхнә мәйданчыкларының берсендә алып баручы сыйфатында чакырдылар. Барлык катнашучыларга дипломнар тапшырылды.