Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Ел саен 8 июньдә Россиядә социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәмдә  котлау сүзләре күп яңгырады, күпьеллык намуслы хезмәтләре, халыкны социаль яклау системасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан социаль хезмәт белгечләрен һәм социаль хезмәткәрләнер бүләкләнде.

Бәйрәм район мәдәният йорты артистларының музыкаль номерлары белән үрелеп барды, алар тамашачылар өчен үзләренең иң яхшы җырларын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International