Яхшы һава торышы һәм яхшы кәефе Чирмешән лицее каршындагы мәктәп яны лагере балаларына мемориаль үзәккә барырга мөмкинлек бирде.
Тәрбияләнүчеләр өчен кызыклы экскурсия үткәрелде. Экскурсовод тәрбияләнүчеләргә туган як тарихы, музейның нигезләнү тарихы, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, Әфганстан һәм Чечнядагы сугыш турында сөйләде.