Чирмешән муниципаль районында Сабантуй

2023 елның 13 июне, сишәмбе

11 июньдә Чирмешән муниципаль районында Сабантуй бәйрәме  үтте.

 Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов инициативасы белән ясалган милли ишегаллары быелгы бәйрәмнең яңалыгы булды. Кунакларны һәм район халкын җырлар, биюләр һәм тәмле сыйлар белән рус, татар, мордва һәм чуваш ишегалларында каршы алдылар.

Бәйрәм кунакларына Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов, "Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды" коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Раушания Саубанова котлаулар ирештерде.

Бәйрәм Чирмешән районының яшь талантлары һәм, әлбәттә, татар эстрадасының танылган башкаручылары катнашында бәйрәм концерты белән дәвам итте.

Милли көрәш, ат чабышлары күпсанлы аудиторияне җәлеп итте.

Кичке Сабантуй Яшьләр мәйданчыгында дәвам итте.

Әминә Галимова, Ринат Гарифуллин, Айнур Галләмов, Салават Закиров, Алсу Фаракшина һәм , әлбәттә, диджей Али тамашачыларга иң яхшы җырлар һәм онытылмаслык хисләр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International