22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана, ул ил тарихында иң канлы һәм җимергеч сугыш була.
Чирмешән районында, мәдәният бүлеге катнашында, Хәтер һәм кайгы көне дә узды. Митингта катнашучылар бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.