22 июньдә Җиңү мәйданында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Чарада кайгы һәм рәхмәт сүзләре белән, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, район ветераннар Советы Рәисе Миләүшә Батыршина, мөселман һәм православие вәкилләре чыгыш ясады.
"Орион" яшьләр үзәге сәнгать җитәкчесе Ирина Суворова фронтта хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның һәлак булган урыннары турында хәбәрләр тапшыра.
Митингта катнашучылар шул коточкыч сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, мемориалга чәчәкләр салдылар.