"Музейга экспонат бүләк ит" акциясе

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Күп еллар дәвамында мемориаль үзәк хезмәткәрләре Чирмешән районының тарихи-мәдәни мирасын комплектлау һәм саклау буенча җентекле эш алып бара. 2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә мемориаль үзәк «Музейга экспонат бүләк ит» акциясен дәвам итә. Экспонатлар сыйфатында Чирмешән мәктәбенең иске фотолары, документлар, аттестатлар, таныклык  булырга мөмкин. Музей аларны шатланып  кабул итәчәк. Музей предметлары булып, бу экспонатлар яңа тормыш алачак, күргәзмәләрдә һәм музей экспозициясендә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International