5 июльдә Татарстан Халыклары Ассамблеясының Чирмешән районындагы вәкиллегенә Чирмешәнгә каникулга кайткан балалар килде. Алар өчен вәкиллек җитәкчесе Әлфия Закирова экскурсия үткәрде. Балалар районда яшәүче 4 төп милләтнең күргәзмәләрен рәхәтләнеп карадылар.
Район мәдәният йортында урнашкан "Дуслык йорты" н карарга теләүчеләрне чакырабыз: Чирмешән авылы, Титов ур., 1 йорт.
Безнең ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык!