Чирмешән муниципаль районының иҗат коллективы концерт программасы белән Шенталы районында булды

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

14 июльдә Шентал район үзәгенең үзәк мәйданында, «Җәй көйләре» район фестивале кысаларында, Чирмешән районы артистлары шенталлыларны үзләренең концерт программасы белән сөендерделәр.
Сәнгать эшчәнлегендә катнашучылар тамашачыларга музыкаль номерлар тәкъдим иттеләр.

Концерт  тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр һәм эмоцияләр бүләк итте.

Халык традицияләрен үстерүгә, мәдәни мирасны саклауга керткән өлеше, югары профессионализмы һәм «Җәй көйләре» район фестивалендә актив катнашуы өчен Чирмешән районы иҗат коллективы Шентала муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International