Мемориаль үзәккә Бөек Ватан сугышы ветераны Никонова (Храмова) Антонина Ивановнаның кызлары килгән, алар Уфада һәм Оренбург өлкәләрендә яшиләр. Антонина Ивановна 1942 елда үз теләге белән фронтка китә. Сугышны Польшада тәмамлый. Элемтәче, өлкән сержант. Соңыннан 20 елдан артык Чирмешән мәктәбендә эшли.