Район мәдәният йорты хезмәткәрләре агитбригада белән чыктылар

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Урып-җыю вакытында район мәдәният йорты хезмәткәрләре күчмә концерт программасы оештырдылар. Бу кайнар чорда иҗат коллективы авыл хезмәтчәннәренә, алдынгыларның күңелләрен күтәрә. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, күңелле, шаян җырлары белән игенчеләрне яхшы кәеф бүләк итә.

18 августта агитбригада үзенең концерт номерлары белән игенчеләрне сөендерде, төшке аш вакытында аларга кыска вакытлы ял, шатлык һәм аралашу минутлары бүләк итәләр. Мәдәният хезмәткәрләре чыгыш вакытында урып-җыюны тәмамлау өчен яхшы кояшлы көннәр һәм уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International