Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Бүген "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!"  республика хәйрия акциясе узды. Ул Татарстанда 2007 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм «Бердәм Россия»партиясе инициативасы белән үткәрелә.

Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов инициативаны актив рәвештә хуплый. Шулай ук ел саен аңа нефть компанияләре, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчелеге, шәхси эшмәкәрләр, депутатлар һәм шәхси эшмәкәрләр дә кушыла.


Акция аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга, тәрбиягә алынган балаларга, физик мөмкинлекләре чикле балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International