Камышлы районының «Ак каен " татар фольклор ансамбле очрашуы

2023 елның 29 августы, сишәмбе

28 август. Көн чыннан да  бәйрәмгә әйләнде.

Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасы башланганчы, Чирмешән районы мәдәният йортлары хезмәткәрләре Камышлы районының «Ак каен» татар фольклор ансамблен каршы алдылар.

Аннары кунакларга мемориаль үзәккә, туган як тарихы музеена, тарихи Чирмешән валына экскурсия оештырылды.

Экскурсиядән соң «Ак каен» ансамбле бәйрәм кичәсендә катнашты, анда алар җырлар башкардылар һәм тамашачыларны дәртле биюләре белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International