Чирмешән муниципаль районында Татарстан Республикасы көне

2023 елның 29 августы, сишәмбе

28 августта Яшьләр мәйданчыгында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәм кичәсе Чирмешән районы халкы һәм кунаклары өчен район мәдәният йорты, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре әзерләгән  композициядән башланды.

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улы котлау сүзе белән чыгыш ясады.

Шул ук бу кичне районыбызның яшь гражданнарына паспортлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм чакырылган артистларның, Чирмешән районы ансамбльләренең, Камышлы районыннан «Ак каен» татар фольклор ансамбленең һәм, әлбәттә, безнең район йолдызларының концерт программасы белән дәвам итте.

Салкын һава торышына һәм яңгырга карамастан, халык һәм кунаклар мәйданнан китәргә ашыкмады, ә артистлар белән бергә җырладылар һәм биеделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International