Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов алдынгы механизаторларга акчалата сертификатлар тапшырды

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы көнендә Утыз Имән авылы янындагы кырда «Уңыш-2023» алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы узды, алар бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю эшләрен тәмамладылар.

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов 39 алдынгы механизаторга акчалата премиягә сертификатлар тапшырды һәм аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Узган ялларда кубоклар һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
Иген җыю комбайны һәм үзйөрешле чапкыч механизаторлары арасында район конкурсында "Тепсуркаев В.А." крестьян-фермер хуҗалыгы беренче урынны алды.;
Икенче урында "ЧИРМЕШӘНАГРО" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте;
Конкурста мактаулы өченче урынны  "Әккәрәй" ҖЧҖ алды.

Шулай ук конкурста катнашкан һәм культураларны сыйфатлы җыеп алган өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
"Сөлчә" ҖЧҖ һәм "ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" ҖЧҖ.
Кичә Рамил Тәлгать улы түбәндәгеләрне Рәхмәт хаты белән билгеләп үтте:
"БИО-АГРО" ҖЧҖ һәм "Фәтхетдинов И. И." КФХ.

Бүләкләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Илнур Миңсәгыйть улы Җамалетдинов һәм Чирмешән муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мирзаһит Закир улы Гатин катнашты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыга Рамил Айбатовка алдынгыларга матди ярдәм күрсәткәне һәм районның авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә аерым игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. Механизаторлар Мирзаһит Закирович сүзләренә кушылды.

Бүләкләүләр район мәдәният хезмәткәрләренең җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International