Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатовның Белем көне уңаеннан мөрәҗәгате

2023 елның 1 сентябре, җомга

Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар һәм укучылар!

Сезне яңа уку елы башлану белән котлыйм. Бүген җәйге каникулдан соң сезнең өчен мәктәп ишекләре ачыла. Беренче сыйныф укучыларына эш сөючән булуларын, ә чыгарылыш укучыларына соңгы мәктәп елларының онытылмаслык һәм уңышлы булуын телим.

Хөрмәтле укытучыларга ныклы сәламәтлек, сабырлык, укучылар белән үзара аңлашу телим. Уңышлы уку елы! Хәерле юл!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International