Бүген Чирмешән муниципаль районында, «Сабантуй» стадионында скандинавларча йөрешенең район фестивале узды.
Бу район Ветераннар советының иҗтимагый оешмасы инициативасы белән әлеге фестиваль беренче тапкыр үткәрелә.
Кунакларны Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Габдрашит кызы Гомәрова сәламләде.
Шулай ук бәйрәмнең инициаторы - район ветераннар советының иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Тауфик кызы Батыршина чыгыш ясады.
Районның иң актив ветераннарына яңа скандинав таяклары тапшырылды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре фестивальдә катнашучыларга үзләренең иҗади номерларын бүләк иттеләр.
Фестивальдә катнашучылар Черемшан авылының фитнес буенча тренеры Галина Прокопьева үткәргән фитнес - зарядкага кушылдылар.
Әлмәт шәһәреннән килгән кунаклар скандинавларча йөреше буенча инструкторлар, дөрес йөрү буенча мастер – класс үткәрделәр.
Һәм, әлбәттә, бергәләп, скандинавия таяклары белән стадион буйлап әйләнәләр.