Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнендә мемориаль үзәктә 1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары өчен «Беслан балалары – кара сентябрь» исемле чара узды. Терроризм һәм мәктәп укучыларының террорчылык актларын булдырмауга мөнәсәбәте буенча актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Балалар 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесланда булган вакыйгаларны искә төшерделәр, шулай ук мөһим сорауларны күтәрделәр: Халыкара терроризм нәрсә ул? Террорчылар кемнәр алар? Алар нәрсә телиләр? Үзеңне ничек сакларга?
Дөньяда мондый явызлыкның барлыгын кабул итү, теракт корбаннарын оныту мөмкин түгел.