Чирмешән районында балалар сәнгать мәктәбе базасында 2022-2023 уку елы йомгаклары буенча конкурслар, фестивальләр җиңүчеләрен һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов мәктәп укучыларына котлады. Ул балаларга ирешкәннәрендә тукталмаска һәм яңа үрләр яулауларын теләде. Рамил Тәлгать улы Чирмешән районының киләчәге булган иҗади һәм сәләтле яшьләр өчен укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерде.
Район башлыгы республика конкурсларында, фестивальләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән 35 балага 4000 сумлык акчалата сертификатлар тапшырды. Шулай ук конкурслар һәм фестивальләр призерларын һәм лауреатларын әзерләгән 8 укытучы сертификатлар белән бүләкләнде.
Чара балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларының концерт программасы белән дәвам итте.