"Битва умов-2023" интеллектуаль уены махсус хәрби операциягә ярдәм итү өчен үткәрелде. Уенда Чирмешән районы эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләр командалары катнашты.
Финалга чыгу өчен дүрт команда көрәште. Интеллектуаль көрәштә "Сентябрята" командасы җиңү яулады, икенче урынны "Звездочки" командасы, өченче урынны "50 на 50" командасы алды. Алар барысы да "Битва умов" интеллектуаль уенының финалына үтәләр. Дүртенче урынны "Дүрт +1" командасы алды.