20 сентябрьдә Чирмешән лицееның 6 сыйныф укучылары өчен "Фолкдәрес" узды. Балалар район мәдәният йортында урнашкан Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллегендә булдылар. Алар милли костюмнар, Чирмешән районында яшәүче халыкларның көндәлек көнкүреш әйберләре һәм эш кораллары белән таныштылар.
Шулай ук балалар викторинада катнаштылар, алар төрле милләтләрнең баш киемнәрен киеп карый алдылар, тарихка тирәнрәк кереп китә алдылар, хәтта тавыш инструментлары ярдәмендә биеделәр, һәркемгә таныш җырлар җырадылар.
Барыгызны да безнең вәкиллеккә чакырабыз.
Сезнең өчен ишекләр һәрвакыт ачык, хөрмәтле чирмешәнлеләр!