Халыкара тынычлык көненә үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Ромашка» балалар бакчасында ​тәрбияләнүче балаларга​ «Тыныч күк астында яшәргә ничек яхшы!» танып белү сәгате үткәрделәр

2023 елның 22 сентябре, җомга

Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, барлык кешеләрне планетаны якларга чакыручы тынычлык кыңгыравы турында видеопрезентациясен карадылар, тынычлык һәм сугышка каршы көрәш символы булып ак күгәрчен торуын белделәр. Тынычлыкка, игелеккә һәм дуслыкка чакыруны балалар кәгазьдән тынычлык символы булган күгәрчен ясауда чагылдырдылар һәм​ «Җир» плакатына беркеттеләр.
Чара ахырында "Дөнья – барысына да бер" китап күргәзмәсе каралды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International