2 октябрьдә Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бүләк" акциясен үткәрделәр.
Өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар йөзеннән лаеклы ялда булган мәдәният ветераннарын котладылар.
Аларга сәламәтлек, якын кешеләрнең мәхәббәте, бәхет һәм иминлек теләделәр.