Педагог һәм остаз елы кысаларында мемориаль үзәктә иң борынгы мәктәпләренең берсе – 1 нче Чирмешән мәктәбе тарихына багышланган күргәзмә ачылды.
Чарада 1 нче мәктәп укучылары һәм кадет мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Чакырылган кунаклар: Нуртдинов Наил Рөстәм улы, Нуртдинова Гакилә Габдрәхим кызы, Юрина Наталья Васильевна мәктәптә эшләгән чорлары, педагогик эшчәнлек вакытында кичергән кыенлыклары турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Күргәзмәдә 19 гасыр ахырындагы земство мәктәбе һәм укытучыларының раритет фотолары, мәктәп директорларының һәм педагогик коллективның исемлеге, 1935 елның беренче чыгарылышы фотолары, укытучыларның хезмәт кенәгәләре, Мактау грамоталары һәм бүләкләү кәгазьләре һәм башка бик күп кызыклы документлар урын алган.
Күргәзмә ел ахырына кадәр эшләячәк.