4 октябрьдә Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Котлау сүзе белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улы, социаль яклау бүлеге башлыгы Әхмәдуллина Рушания Солтан кызы, Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нуриәхмәтов Рөстәм Хөсәен улы, район ветераннар советы рәисе Батыршина Миләүшә Тауфик кызы чыгыш ясады.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре интернатта яшәүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырдылар. Күңелле, җанлы җырлар яңгырады. Үз чиратында тамашачылар үзләренең яхшы елмаюларын һәм яхшы кәефләрен бүләк иттеләр.
Программа ахырында йорт-интернат директоры вазифаларын башкаручы Хөснетдинова Гөлчирә Нурислам кызы чарада катнашучыларга рәхмәт белдерде.