Халыкара өлкәннәр көненә багышланган зур концерт

2023 елның 6 октябре, җомга

6 октябрьдә район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган зур концерт узды

Бу көнне кадерле һәм хөрмәтле ветераннарны хөрмәтләделәр.

Котлау сүзе белән ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Миңсәгыйт улы, шулай ук ТР Чирмешән муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Миләүшә Батыршина, район ЗАГС бүлге начальнигы Закирова Гөлназ Әюп кызы, ТР Хезмәт һәм мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Әхмәдуллина Рушания Солтан кызы чыгыш ясады.

Шулай ук иҗтимагый эш өчен, Татарстан сугышчыларына риясыз ярдәм күрсәткән өчен, өлкән яшьтәге гражданнарны кайгырткан һәм аларга игътибар иткән өчен, гаилә кыйммәтләрен саклаган һәм пропагандалаган өчен лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Әминә Галимова, Ринат Гарифуллин, Рузилә Булатова, Флорид Гыйздәтуллин, «Самант» вокаль ансамбле, «Ивушки» рус халык вокаль ансамбле, Анна Иванова, Кира Шишова, "Планета красок"  хореография коллективы, шулай ук конферансның яшь йолдызлары Раяз Баһаутдинов, Ләйлә Сәхабиева һәм Ралина Әхтәмовалар чыгыш ячады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International