Өлкәннәр көне алдыннан район мәдәният йорты конкурс - флешмоб башлап җибәрде, ул 1 октябрьдә тәмамланды.
Иң күп тавышны Утыз Имән авылыннан 13 нче номер астындагы Лотфуллина Азалия җыйды. Аның видео котлавы өчен 330 кеше тавыш биргән. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
Конкурс шартлары буенча, 9 октябрьдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре өенә барып Азалиягә җиңүче Дипломы һәм истәлекле бүләге тапшырдылар, ә аның әбисе Гөлфияне һәм бабасы Исламны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
Район мәдәният йорты артистлары алар өчен җырлары башкардылар.
Шулай ук Утыз Имән авыл мәдәният йорты мөдире Әминова Рушания Таһирҗан кызына район мәдәният йортыннан Диплом тапшырылды.