Әлмәт шәһәрендә «Нефтьче» мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» дип аталган республика телевизион фестивале узды.
Зона этаплары нәтиҗәләре буенча Ринат Гарифуллин дипломга лаек булды, Әминә Галимова гала – концертта кунак сыйфатында чыгыш ясады, Лилия Хәкимова фестивальдә 3 нче урынны алды, ул 17-18 ноябрьдә Казан шәһәрендә узачак суперфиналда чыгыш ясаячак.