24 октябрьдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре Ассамблеясы» төбәк иҗтимагый оешмасы советының күчмә утырышында булдылар.
Көн тәртибендә Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, ТР Алексеевск муниципаль районының җирле милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлеге., ТР муниципаль берәмлекләрендә чит ил гражданнары арасында миграция хәле һәм хокук бозулар турында темалар тикшерелде.