30 октябрь-Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Бу көнгә карата Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Тормыш хәтере: хакыйкать һәм авырту."исемле мәгълүмати-танып-белү сәгате уздырды. Китапханәчеләр дәүләт үсешенең һәр этабында репрессияләр турында сөйләделәр, А. И.Солженицын иҗатына җентекләп тукталдылар, Н.С. Фроловның Первомайский районында репрессияләр механизмы турында "Халык трагедиясе" исемле китабыннан өзекләр укыдылар.