15 ноябрьдә Чирмешән лицееның башлангыч сыйныф укучылары өчен «Фолкдәрес» узды.
Укучыларны Татарстан Халыклары Ассамблеясының Чирмешән районындагы вәкиллеге белән таныштылар.
Балаларга курчаклар күргәзмәсе тәкъдим иттеләр, тарих, милли баш киеме, милли костюмнар белән таныштырдылар.
Шулай ук балалар викторинада катнаштылар.
Барыбызны да безнең вәкиллеккә чакырабыз.
Хөрмәтле чирмешәнлеләр сезнең өчен ишекләр һәрвакыт ачык!