Әниләр көненә багышланган тантаналы чара

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Россиядә Әниләр көнен традицион рәвештә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр. 2023 елда бу бәйрәм 26 нчы көнгә туры килә.
Бу вакыйга уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Чирмешән районының ялгыз башкаручылары, шулай ук чакырылган артистлар Рузилә Булатова, Флорид Гыйздәтуллин, Энҗе Шәйморзина, Айнур Галләмов, Нияз Суфиянов, Рүзәл Мусин чыгыш ясады.
Бәйрәм дәвамында әниләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Бу  көнне балаларга мәхәббәт, игелек, җылылык, кайгыртучанлык һәм ярдәм бирүче барлык әниләргә рәхмәт сүзләре әйтәсем килә.
Әлеге чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International