Инвалидлар декадасына багышланган "Син бу дөньяда ялгыз түгел" исемле концерт

2023 елның 8 декабре, җомга

2023 елның 1-10 декабрендә Россиядә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы үткәрелә, ул 1992 елдан башлап ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә.
Инвалидлар декадасы - кешеләргә игътибар, кайгырту һәм ярдәм кирәклеген искә төшерү.

Район мәдәният йортының иҗат коллективы инвалидлар декадасына багышланган "Син бу дөньяда ялгыз түгел" дигән концерт чарасы оештырды, анда интернат – йортта яшәүчеләрне җырлар белән сөендерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International